Томат сутын ничек ясыйлар?

Кышкылыкка файдалы эчемлек булачак!

Кирәк була:
-Помидор
-Тоз
-Шикәр комы

Бер килограмм помидордан якынча 1 литр сут чыга.

Помидорларны яхшылап юып, кисәкләргә турыйбыз һәм 1/4 стакан су салынган кәстрүлгә тутырып, акрын утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң 10 минут (артыгы кирәкми) пешерәбез һәм суытабыз. Әз генә җылы томатларны иләк аша чыгарабыз. Калдык буларак кабык һәм орлыклар гына калырга тиеш. Барлык йомшак өлешен чыгарып бетерергә тырышыгыз, сезнең алыначак сутыгызның күләме шуннан тора.

Алынган массаны кабат утка куярга һәм тоз белән шикәр комын кушарга. Аларның нормасы һәркемнең үзенеке: кемдер тозлы, ә кемдер татлырак ярата. Кайнап чыккач, тагын 15-20 минут пешерегез. Кайнар сутны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач ябабыз һәм шул ягы белән бастырып куябыз. Алар шулай суынганчы тора, аннары инде сакларга алып куясы гына кала.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-08-21/tomat-sutyn-nichek-yasyylar-3396510

Бәйле