«Әти молодуха тапкан…»

«Әнигә әйтергәме икән?»

«Хәерле көн… Опубликуйте пожалуйста!
Минем әтигә 60 яшь, кичә телефоныннан «Однаклассники»га кереп карагач, бер молодуха белән язышкан перепискасын таптым, минем аңлавым буенча, ул кыз әти белән бер компаниядә эшли. Ул кызның фотосын карадым, ул кызга где-то 22-28 тирәсе бар. Әти белән төшкән фотоларын да «Однаклассники»га тезгән, әти аны күтәреп төшкән, әти шәрә, бу кыз әтинең рубашкасын киеп төшкән.

Кичә әтигә сообщение язган: «Ты скоро будешь мой хороший, я уже тебя дождалась». Әти ответ язган: «Я тоже очень соскучился моя маленькая, сладкая девочка, жди меня родная, я скоро буду», — дигән, и сердечкалар тезеп киткән.

Мин бу переписканы кургәч, просто в шоке была, яшь кызларга неужели егетләр беткән, 60 яшьлек бабаңнардан башка? Бу переписка турында әнигә әйтергә микән? Әйтәсем килә, ну куркам, белмим нишләргә, языгыз әле миңа киңәш, башым каткан».

Менә шундый хат язган бер кыз социаль челтәрләрдә. Аны сезгә дә үзгәртми бирдек. Нинди киңәш бирер идегез? Әти дә, әни дә — якын кешеләр. Берсен дә кыен хәлдә калдырасы килми бит…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-22/ti-moloduha-tapkan-3397910

Бәйле