Фирдүс Тямаевтан бер кыз акча таптыра

Кемгә бурычы бар икән?

Җырчының «ВКонтакте»дагы фан-төркемендәге язмага ышансаң, Фирдүс Тямаевның бер фанаты аннан 4 мең сум акча таптыра.

«Альфонс, кайчан бурычыңны кайтарасың? 4 меңне коллективтан сорый алмыйм. Адәм көлкесе, җырчы, үзе кызлардан акча сорый, аннары бирми, альфонс, бабник, сказочник», – дип язган Фәния Сәлимҗанова исемле бер кыз. Тетмәсен теткән, кыскасы. Әмма үзе язмасын кычкырып көлгән «смайлик»лар белән чуарлаган. Бәлки, шаяргандыр?

Ләкин Тямаев Фәнияне җавапсыз калдырмаган. Башта аңа әшәке сүз чәпәгән, аннары психбольницага «юллаган».

Интернетны кайсыгыз «чүплек оясы» диде әле? Аннан да хөртрәк урын булмагае…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-22/fird-s-tyamaevtan-ber-kyz-akcha-taptyra-3397603

Бәйле