Иркә белән күңелсез хәл килеп чыккан: табиблар кабул итмәгән

Кичә Чаллыда Иркә белән күңелсез хәл килеп чыккан. Ул юеш идәнгә таеп егылып кулын авырттырган. Чаллыда хастаханәгә барган, тик аны кабул итмәгәннәр, имеш, эш сәгатьләре беткән.

Кичәге хәлләр хакында җырчы үзе һәм кызы Айсылу социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Алар медшәһәрчеккә барып снимок ясатуларын сорыйлар, тик җырчыны танысалар да кабул итмиләр. Аңа такси яллап башка хастаханәгә барырга киңәш итәләр.

БСМПга баргач, анда 3 сәгать чиратта утырырга кушканнар. Шуңа соң алар Казанга кайтып киткәннәр.

«Ни өчен Иркә элемтәләре яки медиа кешесе булуы белән кулланмый, дигән сораулар булыр. Әнинең якын кешеләре белә: ул моның белән бервакытта да файдаланмый. Ул барысын да аңлый, башкаларны борчыйсы килми», – дигән җырчының кызы Айсылу.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120766/

Бәйле