Кем, дисезме? Билгеле сәхнә йолдызы!
Ни гаҗәп, йолдызлы парларның аерылышуы — күпләр өчен бик кызыклы тема. Җырчы Алсуны да урап үтми ул.
Соңгы арада Алсуның социаль челтәрләрдә берүзе төшкән фотоларын күп урнаштыруы төрле имеш-мимешләрнең таралуына сәбәпче булды — “Ян Абрамов белән Алсуның мөнәсәбәтләре өзелү алдында икән!”
Соңрак хәтта җырчының директоры да җәмәгатьчелекне тынычландырды һәм Абрамовлар гаиләсендә барысы да яхшы булуын белдерде. Ләкин бу хәл дә гайбәтне туктатмады. Киресенчә, хәтта Алсуның иренең сөяркәсенең конкрет исемен дә ишеттерделәр — модель Виктория Лопырева.
Шушы көннәрдә Лопырева үзе бу хакта фикерен белдерергә булган һәм Русиядә тыелган социаль челтәрдә пост урнаштырган:
“Кызлар, сез нәрсә тартасыз анда? Әллә гөмбәләр белән мавыгасызмы? Сак булыгыз, сәламәтлекнең кирәк булуы ихтимал. Алсу белән минем хакта бу гайбәт кемгә кирәк булгандыр, тикшерәсем килми. Сериал булмаячак. Таралабыз”.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-08-23/alsuny-iren-s-yark-tapkannar-3399599