104 яшьлек әбинең кызы: “Әнинең озын гомере сере – аз ашауда”

Шушы көннәрдә Питрәч районының Әлбәдән авылында гомер итүче Анастасия Антоновага 104 яшь тулган. Бик олы яшьтә булса да, ул әле дә үз акылында, аягында йөреп тора. Ике генә кимчелеге бар – начар ишетә һәм күрә. 

Настя түти ире белән ике бала үстерә. Тормыш иптәше кыска гомерле була, 1971 елда үлә. Бүген әбекәй кызы гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.

– Әнигомере буе бик кырыс булды. Әле дә бөтен нәрсәне контрольдә тота, – ди кызы Анна. – Әбием дә озак яшәде. 94 яшендә вафат булды. Озын гомерлелек аңа да күчкән. Әнинең энеләре күптән исән түгел инде. Әнинең озак яшәвенең сере гади аның. Ул беркайчанда күп итеп ашамады. Чамасын белде. Аның белән рәхәт әле миңа. Һаман бала булып яшим.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120813/

Бәйле