“Йоклаган ирем янында хыянәт иттем…”

Гаиләле хатын-кыз сабырлык, уңганлык, матурлык, тугрылык үрнәге булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Ләкин кайбер гүзәл затларны кырын адымнарга нәрсә этәрә соң? Бер гәзит укучыбызның җан авазын ишетегез әле.  

“Өйләнешкәнебезгә бер ел гына. Ирем мине гел кимсеткән кебек тоела. Юк, ул кычкырмый да, кул да күтәрми. Ләкин гел миннән канәгать түгел. Я бераз ябыгырга кирәклегенә төрттерә, я пешергән ашымнан риза булмый. Кайвакыт хәтта кирәкле дәрәҗәдә назлы була белмәвемә дә зарлана.

“Нигә өйләндең соң миңа?!” — дидем беркөнне, түзмәдем. “Яратам!” — ди…

Беркөнне кич ике дусты белән кайтты. Премия юдылар. Ирем дуслары алдында да миңа төрттерә башлады:

“Сак булыгыз, минем хатын сезне әчегән аш белән дә сыйларга мөмкин!”; “Хәзер ярты бокал шәрабын да эчеп бетермичә йоклап китәчәк ул!”

Имеш, шаяра. Ләкин миңа көлү объекты булу һич тә ошамый!

Нәтиҗәдә, мин түгел, ул йоклап китте. Дусларын миңа озатырга туры килде. Берсе шунда ук кайтып китте. Икенчесе ишек төбендә тукталып, миңа комплиментлар пышылдарга тотынмасынмы!

“Минем шундый хатыным булса, кулларымда гына күтәреп йөртер идем!” — бу сүзләр минем ирем тарафыннан кимсетелгән күңелемә шифалы яңгырдай тәэсир итте…

Икенче көнне иртән иремнең миңа карата чираттагы төрттерүен ишеткәч тә барысын да сөйләп бирдем.

“Син күрше бүлмәдә йоклап яттың, мин дустың белән хыянәт иттем!” — дип кычкырдым, барлык җыелган ачуымны чыгарып.

Хәзер аерым яшибез. Тиздән аерылышуыбызны рәсми теркәячәкбез. Гаеплисезме? Үземә дә кыен. Нишләргә миңа!?” — дип язган бу яшь ханым.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-08-23/yoklagan-irem-yanynda-hyyan-t-ittem-3400099

Бәйле