Әнисе белән үги әтисе яр буенда онытып калдырган инвалид бала һәлак булган

Петербургта 12 яшьлек инвалид бала вафат булган. Баланы судан чыгарганда ул кома хәлендә булган, ләкин хастаханәдә коткарып кала алмаганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Гаилә Солдат күле буенда ял иткән була. Әнисе, малайны үги әтисе белән калдырып китә, ә ир-ат йоклап китеп ДЦП белән авырган малайның су янына китүен күрмәи кала. Ир уянгач, баланың күлдә йөзтүбән ятуын күрә.

Малайны авыр хәлдә хастаханәгә салалар, вакытында күрсәтелгән ярдәмгә карамастан, икенче көнне вафат була.

Баланың әнисе әлеге җинаятьне кылуда гаепләнә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120898/

Бәйле