Алинә Заһитованы бер егет урламакчы булган…

Бу хәл нәрсә белән тәмамланган?

Алинә Заһитова ТНТ каналы эфирында 16 яшендә адекват булмаган җанатарның эзәрлекләүләренә дучар булуын сөйләде. Ул вакытта Алинә спорт объектына күнекмәләргә җәяү йөргән. Тиздән фигуристка үзе артыннан чит кеше күзәтеп торуын күргән: «Ул мине һәрвакыт шугалак янында көтә иде», — дип спортчы.

Егет күнегүләр тәмамлануын көтеп торган, аннары спортчы артыннан демонстратив рәвештә ияреп барган.

Җанатар күзәтү белән генә чикләнмәгән һәм Заһитова белән элемтәгә керергә тырышкан. Алинә сүзләренчә, егет аңа урлау белән янаган: «Мин сине урлап китәчәкмен. Син минеке булачаксың», — дип, машина тәрәзәсеннән кычкырган.

Бәхеткә, берничә көннән егет үзе юкка чыккан. Әмма ул спортчыны бик каты куркыткан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-08-21/alin-za-itovany-ber-eget-urlamakchy-bulgan-3397362

Бәйле