Ашказаны рәхмәт әйтсен, дисәгез…

Русиядә ашказаны-эчәк юлы авыруларын профилактикалау атналыгы дәвам итә. Аны Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкның игътибарын эчәклек системасы авыруларына юнәлтү өчен игълан итте.

Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең табиб-гастроэнтерологы Алия Сәгъдәтова ашказаны-эчәк системасын, бигрәк тә эчәклекне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.

— Кеше авырулары арасында ашкайнату тракты авырулары алдынгы урынны алып тора, — ди Алия Альфред кызы. — Безнең дәваханәдә дә беренче урында хроник панкреатитлар, ашказаны асты бизенең ялкынсынуы, гепатитлар һәм бавыр авырулары, гастритлар һәм ашказаны, эчәклекнең җәрәхәтле авырулары. Өлкән яшьтәге пациентларда җитди патологияләр күзәтелә, 40 һәм 50 яшьтән соң онкопатологиянең арту тенденциясе бар. 45 яшьтән соң эчәк рагы ачыклана. Үзләрен күзәтеп торучы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы яшьләрдә яхшыру бар.

Ашказаны-эчәк авырулары яшәрде, чөнки тикшеренүләр һәм иртә диагностика артты. Дәвалауда яңа технологияләр һәм тикшеренү ысуллары кулланыла. Пациентларны диспансер күзәтүе алып барыла. Барлык яшь төркемнәрендә дә тизәктә яшерен канны билгеләү буенча тикшеренү бар, аның нәтиҗәләре буенча туры эчәкне эндоскопик тикшерүгә җибәрәләр. Онкопатологиядән тыш, эчәкнең төрле ялкынсыну авырулары үсеше билгеләнә.

Эчәклек системасы сәламәтлеген ничек итеп сакларга? Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, баланслы тукланырга кирәк, көненә 4-6 тапкыр ашау яхшырак. Стресс белән көрәшергә өйрәнү мөһим. Чөнки стресс — эчәк авырулары барлыкка килү өчен көчле куркыныч фактор. Бу үзенчәлек соңгы биш елда күзәтелә.

— Безнең стационарда психотерапевт бар, — дип дәвам итә Алия Сәгъдәтова. — Кайбер пациентларны аңа консультациягә җибәрәм, аннары аларны параллель алып барабыз, чөнки психологик функциянең бозылуы да күзәтелә. Биш ел инде мондый дәвалауны кулланабыз, ул 1-3 ай дәвам итә.

Әгәр эчәклекне дәвалау нигезләреннән башласак, авыз куышлыгын вакытында дәваларга кирәк. Кариес, стоматит, гингивит һәм башкалар. Икенчедән, табиб билгеләгән даруларны кабул итү кагыйдәләрен төгәл үтәргә. Аларны контрольсез һәм мөстәкыйль кабул итмәгез. Бу проблемалар ашкайнату системасы эшчәнлеге бозылу белән тәмамлана. Гади гигиена кагыйдәләрен үтәгез: ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз, ризыкларны дөрес кулланыгыз һәм саклагыз. Аш-судагы аксым, май, углеводлар күләме баланслы булырга тиеш. Кайсыдыр компонентның артык булуы эчәклек системасының артык йөкләнешенә китерә.

Җитәрлек күләмдә сыеклык куллану мөһим. Моның өчен үз авырлыгыгызны 0,03кә тапкырларга кирәк, сезгә кирәк булган тәүлеклек су күләме килеп чыгачак. Авырлыкны нормальләштерү дә мөһим, ул эчәк моторикасын киметергә мөмкин. Тәмәке һәм алкоголь кулланудан, газлы эчемлекләрдән, ачы, майлы, кыздырылган ризыклардан баш тартырга, артык ашамаска кирәк. Ризык кайнар да, салкын да түгел, җылы булсын. Бу эчемлекләргә дә кагыла. Көн саен 400-500 грамм яшелчә яисә җиләк-җимеш ашарга кирәк. Болай итсәгез, ашказаныгыз рәхмәт әйтер.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-08-24/ashkazany-r-hm-t-ytsen-dis-gez-3401891

Бәйле