«Син бәхетле. Гомереңне минем сөйгән ярым белән үткәрдең…»

Үткәннәрне кайтарып булса икән…

«Беренче ирем белән мәктәп елларыннан ук гашыйк булып, армиягә озатып, аннан ике ел көтеп, тагын бер ел йөреп өйләнештек. Бик матур туйлар үткәреп өйләнешкәннән соң өч ел да яши алмадык, аерылыштык. Эчмәде дә, ләкин юк кына нәрсәдән тавыш чыгарып, мине ике тапкыр буарга ябышты, мин хәтта курка башладым.

Икенчесендә үзенең икетуган энекәше булмаса, белмим, исән калыр идем микән. Балама 1 яшь 10 ай иде, мин киттем, бүтән түземлегем калмады. Ике ел узуга ул өйләнде, никах белән тора башладылар, разводка шуннан үзем бирдем, законлы өйләнсен дә миңа башка катнашы булмасын.

Балама 5 яшь тулганда мин дә кияүгә чыгып, матур гына тормыш иттек. Тагын ике бала таптым. Ә беренче иремнең башта балалары булмады, гел «выкидыш» булды, диделәр. 9-10 елдан бер малай тапты хатыны. 2016 елда ул, беренче ирем, инфаркт кичергәннән соң үлде, ләкин аңа кадәр минем хәзерге иремне очратып әйткән: «Син бик бәхетле, минем гомер буе сөйгән ярым белән гомер итәсең, минем кызымны үстердең, ә мин барысыннан да мәхрүм булдым» — дип. «Мин бик рәхмәтле сиңа», дигән.

Ул үлгәч, әнисе мине чакыртты үзенә, мин бардым һәм ул миңа сөйләде: «Син киткәч, сезнең мендәрләрнең сүрүен алыштырдым, эченнән бик әшәке, укмашып беткән төерләр килеп чыкты, сезгә бозым ясалган булган бит, балам, — диде. — Минем улым сине гомер буе яратып яшәде, ул сиңа «талак» сүзен әйтмәде, бүгенге көндә дә син минем яраткан киленем», — диде.

Аңарга да 4 ел вакыт үтте инде, кайнанам да гүр иясе. Арабызны бозар өчен ырымнар ясаган кешенең кем икәнен дә белдек. Нинди намус белән яши икән? Үзенең дә гаиләсе таралды, бик күп авырлыклар күрде, мин аның егетен дә, ирен дә аерып барган кыз түгел идем. Уйлавымча, көнләшүдән эшләнгән явызлык булды».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-25/sin-b-hetle-gomere-ne-minem-s-yg-n-yarym-bel-n-tk-rde-3404681

Бәйле