Җырчы үзе белән булган күңелсез хәл турында сөйли.
Гыйбрәт өчен сөйлим боларны. Телефоныма дус кызым язды, хәлләремне белеште дә, акча биреп торуымны үтенде. Иртәгә бурычын түләвен әйтте. Тинькофф картасын җибәрде, аның исемендә иде анысы да. Мин озак уйламадым, акча җибәрдем. Шуның белән бетте.
Икенче көнне акча җибәрергә тиешле кешем юк… Өченче көнне дә акча җибәрүче булмады. Аннары дус кызыма үзем яздым. Акча кайчан бирәчәге турында кызыксындым. Соңыннан шалтырата бу, елый ук башлады, мин шокта калдым. «Мин язмадым сиңа! Минем ватс-апптан мошенниклар язып яткан. Акчалар сораганнар шулай», ди. Ул кыз статуска да «акча җибәрмәгез» дип язган булган. Мин андыйларны карамыйм, гомумән!
Акча юк инде! Дус кызым полициягә дә барыйк дигән иде. Әйтәсем килгәне: хәзер шулай ватс-аппларны да «взламывают» икән. Сак булыгыз, тикшерегез! Мошенникларга алданмагыз! — ди Алинә Даутова.
чыганак: https://t.me/tatartoday/47568