Кем кемне: Татар эстрадасы алга барамы, блогерлармы?! [концерттан фото-видео]

-- Лейла

Күптән түгел “Казан” гаилә үзәге каршында «Татар радиосы»ның зур концерты уздырылды, чара барышында «Барс Медиа» ширкәтенең директорлар шурасы рәисе — Камил Гәрәев белән татар эстрадасының бүгенгесе һәм киләчәге хакында әңгәмә корырга насыйп булды.

— Глобаль үзгәрешләр көтәргә кирәкмидер, традицион булган, үзебез куйган юл белән без алып барабыз үзебезнең эстраданы. Ул берничә зур фестивальдән тора. “Татар радиосы көне” фестивале – республика көнен шушы бәйрәм белән башлап җибәрү. Үзебезнең татар музыкаль каналының фестивале була, быел ул Казанда – Пирамидада үткәрдек. Алда традицион үзебезнең иң зур фестивалебез – “Татар җыры” фестивале. Ул өч шәһәрдә үтә: Рәсәйнең башкаласы – Мәскәүдә — быел беренче тапкыр Мәскәү концерт сарае ачыла, шул күркәм сарайда безнең Мәскәүдәге “Татар җыры” фестивале үтәчәк, фестиваль белән концерт залы ачылуы да була, бу Мәскәү халкы белән үзебезнең халыкка бүләк тә, — диде Камил Гәрәев.

Камил Гәрәев

Соңгы арада блогерлар арасында җырлау, җыр яздыру, концертларда катнашу популярлашып китте. Бу күренешкә карата Камил әфәнденең фикере белән кызыксындык.

Яңалыклардан качып булмый, яңалыклар булып торсын, блогерларның булуы бик әйбәт. Мәгълүматны башка җиргә җибәрергә интернет киңлекләрендә мөмкинлекләр күп, ләкин, бу темага килгәндә, бар әйберне дә профессиональ эшләргә кирәк. Һәрберсенең үз урыны булырга тиеш дип уйлыйм. Без профессиональ эстрада өлкәсендә эшлибез, шуңа күрә фестивальләр бар, ә чынында ул аерма күренә. Татар эстрадасы артистлары күләгәдә калмыйлар, безнең татар эстрадасы үсеш юлында, бик күп яңа талантлар чыгып тора. Без, чыннан да, үзебезнең талантларыбыз белән бай һәм мул халык. Эстрада алга гына бара, үсә генә бара, дип үз фикерен белдерде «Барс Медиа» ширкәтенең директорлар шурасы рәисе.

Камил Гәрәев

“Татар радиосы көне”нә багышланган концертка килгәндә, чара “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда икенче елын үткәрелә, быел да 20 меңнән артык халык җыелды. Әлбәттә, татар телендә үткәрелүче тамашага халыкның йөрүе, әле зур күләмдә килү бик сөендерә. Димәк, туган телебез яши, халык татарча җырлар тыңлый, аралаша; ә үз чиратында бу хезмәттә “Татар радиосы”ның өлеше дә шактый зур.

Тагын бер күңелне җылыткан күренеш ул – җырчыларның сәхнә артында да үзара аралашканда матур итеп татар телендә аралашулары.

Миләүшә Сафина үзе дә саф татарча сөйләшә, балалары да татарча җырлар тыңлап үссен дип, машинада йөргәндә гел «Татар радиосы»н, ә өйдә — татар музыка каналларын куша икән.

Миләүшә Сафина

— Көн саен иртән сәгать алтыда торам, машинага утырып киткәндә “Татар радиосы”н кабызам, көне буе шуны тыңлап йөрим. Үземнең җырларымны да ишетәм, башка артистларныкын да тыңлыйм, радио бик ошый, шушы дәрәҗәдә дәвам итсеннәр иде, дип изге теләкләрен җырчы, алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов җиткерде.

Гөлүс Хәбибрахманов

“Татар радиосы”ның туган көне – иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе, чөнки Татарстан тамашачысы “Татар радиосы” аша мине артист итеп яратты, диде концертның махсус кунагы, Татарстанның атказанган артисты — Әнвәр Нургалиев.

Халык артистының сәхнәгә чыкканын көтеп кенә торган, ул чыгып җырлый башлауга аңар кушылып җырлый да башлады. Җырчы үзе сер итеп кенә юбилей концертларына әзерләнеп йөргәнен дә әйтте.

Әнвәр Нургалиев

Чара 4 сәгать баруына карамастан, бик җанлы төстә, бер сулышта узды.Төрле яшь башкаручылар, танылып килүче җырчылар белән беррәттән, эстрадада үз урыннарын тапкан артистлар да катнашты.

Җырчы — Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловның сәхнә костюмнары күпләрне үзенә җәлеп итте, җәлеп итмәслек тә түгел шул – икесе дә пардан кап-карадан. Аларны күргәч, никтер Камал театрының легендар “Кара чикмән” спектакле искә төште.

Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов

Соңгы вакытта халык арасында Гөлназ Асаева һәм Вильдан Шәмсетдинов аралары бозылган, хәтта, аерылышкан дигән имеш-мимешләр йөрде.

Концертка Гөлназ үзе генә килде, шул форсаттан файдаланып, гаилә турында әңгәмә кордык.

Гаиләдә Гөлназ үзенең бөтенләй башка булуын; иркә, ире ышыгында тыныч кына яшәүче хатын дип сөйләде.

Гөлназ Асаева

Яңарак кына хатыны белән аерылышкан җырчы — Ришат Фазлыйәхмәтов «Яратмасаң, әйдә яратма, йөрәгемне минем елатма» дип җырлады.

Ришат Фазлыйәхмәтов

Аны җанатар кызлары «Мин тоже Тәти» дигән плакат белән каршы алды.

Кызларның исемнәре — Гөлшат һәм Ильвина, Лилия җырчының тормышын һәм иҗатын социаль челтәрләрдән күзәтәләр, ә Ришатны мәрхәмәтле һәм ачык күңелле кеше булганы өчен яратабыз, диделәр.

Шәрәпҗанны халык үз итеп каршы алды, сәхнәгә күтәрелгәндә үк аны кайнар алкышларга күмделәр.Рамил Шәрәпов һәм Шәрәпҗанның тормышта охшашлыгы бармы дигән сорауга, артист елмаеп кына гадилеге, кешелеклелеге һәм тырышлыгында дип җавап бирде.

Рамил Шәрәпов үз командасы белән

Илнат Фәрхуллинның дәртле «Күбәләк» җырына беркем дә битараф кала алмады, ә җырчы үзе дә күбәләктән ким түгел иде, сәхнәдә очып кына биеп йөрде.

Илнат Фәрхуллин

Күптән түгел бәби тапкан Чәчкә нәниен бала караучы белән калдырып торган, концертка чыгыш ясарга өйдән ничек ашыгып кына чыгып китсәк, шулай тиз генә кайтып та китәбез, дип елмайды бәхетле әни.

Чәчкә

— «Татар радиосы» на шәп кәеф бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә без — радиотыңлаучыларны туган телебездә яңа тапшырулары белән сөендереп торсыннар, диде безгә радионың тугры фанатларының берсе.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле