Россия Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, Тверь өлкәсендә самолет һәлакәтендә һәлак булганнарны тану тәмамланган. Алар арасында — Евгений Пригожин.
Молекуляр-генетик экспертизалар үткәрү нәтиҗәләре буенча барлык ун һәлак булучының шәхесе ачыкланган. Алар очу кәгазендә күрсәтелгән исемлеккә туры килә, диелә аудиокомментариядә Тикшерү комитетының ММЧ белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчеләре Светлана Петренко.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/121100/