Авылдагы юл һәлакәтендә берьюлы 6 бала имгәнгән

Кичә, 28 августта,  Мәскәүнең Троицкий округындагы Каменка авылында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда  6 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Toyota Isis минивэнын йөртүче идарәне югалтып, баганага бәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, транспортта балигъ булмаган 6 пассажир утырганлыгы билгеле. Ут баганасына минивэн  бәрелгәннән соң, анда утырган балаларның барысы да имгәнгән.

Хәлләре аеруча авыр булган бер малай белән кызны вертолеттан алып китәргә туры килгән. Аларны башкаланың катастрофалар медицинасы табиблары озата барган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/121257/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле