«Әйе, язмыш инде… Башың эшләмәсә…»

Тәүдә апасы аннан бала тудырды, аннары сеңлесе аңа кияүгә чыкты…

«Безнең күршедә бертуган апалы-сеңелле кызлар яшәде. Икесе дә чибәр, уңган, тырыш. Ләкин апасы сеңлесенә караганда чаярак иде, егетләр белән йөрергә яратты.

Бер егетне армиягә озатты да икенче егет белән йөри башлады. Баксаң, кыз армиягә озаткан егетеннән корсаклы булып калган икән. Егет көтмәгәндә армиядән кайтып төште. Янәсе, сөеклесенә сюрприз ясый. Ләкин яраткан кызының хыянәте турында белүгә араларын өзде.

Күпмедер вакыттан соң бу егет теге кызның сеңлесе белән очраша башлады. Ә аннары алар өйләнешеп тә куйды. Ә теге кыз ялгызы бала тәрбияләде. Ун елдан соң гына кияүгә чыгып, бәхетле гаилә корды.

Апалы-сеңелле кызлар үзара бик дус-тату, аралашып яшиләр. Ә теге ир-егет баласына гомер буе ярдәм итте, аны какмады. Сөеклесенең үзе армиягә киткәч, башка егет белән йөри башлаган хыянәтен генә гафу итә алмады».

Социаль челтәрләрдәге бер хат бу. «Язмыш», дияр күпләр. Ә мин бәләкәй чакта безнең күршедә Вакыйфа әби бар иде. Шундый-мондый хәл турында ишетсә: «Әйе, язмыш инде… Башың эшләмәсә!» — дип ачулана иде. Ә сез язмышны ничек аңлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-24/ye-yazmysh-inde-bashy-eshl-m-s-3402328

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле