Әтисен кыйнап үтергән…

Салават шәһәрендә 35 яшьлек ир-егет әтисен үтергәнче кыйнаган. Бу хакта Тикшерү комитетының Салават шәһәре буенча Тикшерү бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәгълүмат буенча, 24 августта исерек ир-егет 72 яшьлек әтисе белән фатирда талашкан, аңа күп тапкырлар суккан һәм типкәләгән.

Бабай, подъездга чыгып, күршеләреннән ашыгыч ярдәм чакыруын сораган, улының аны кыйнавы турында хәбәр иткән. Соңрак ул дәваханәгә эләгә, ләкин икенче көнне вафат була.

Җинаятьче полиция бүлегенә китерелгән һәм кылган гамәлләрен таныган. Әмма соңрак, әтисенең үлеменнән соң, үзенең баштагы күрсәтмәләрен кире кага башлаган.

Хәзерге вакытта әтисенең башына җиткән җаһил белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, ул сак астына алынган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-08-30/tisen-kyynap-terg-n-3412177

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле