Гөлназ Сәфәрова өй җыештырамы?

Ул — тапшыруларны иң оста һәм кыйммәт түләнелүче алып баручылардан. Шуңа көненең һәр сәгате алдан язылган. Хуҗалык эшләрен башка кешегә тапшырган Гөлназ. Әйдәгез, аның үзе белән танышыйк.

«Ул булмаса…Мин бернәрсә эшли алмас идем… Иртән иртүк безгә килеп җитә, ашарга пешерә, өйне тәртиптә тота, Айданны укыта. Мине җыеп җибәрә.
Мин мәктәпкә укырга кергәндә әни Фәннәр академиясеннән мәктәпкә китте. Минем янда булыр өчен (карьерасын корбан итте).
Айдан тугач, тулысынча булышырга дип, эштән китте. «Китмә», – дидем. «Китәм, Айдан 100 процент каралган булырга тиеш», – диде дә китте», – дип сөйләгән Гөлназ Сәфәрова сторисларында.
Баксаң, ул аның әнисе икән. «Йолдыз» кызына рәхәтләнеп ярдәмләшә ул.
Һәр гаилә үзенчә тормыш көтә. Ә сездә ничек, дуслар, сез әниегезнең идәнен юасызмы, ул сезнекенме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-30/g-lnaz-s-f-rova-y-yeshtyramy-3411763

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле