Данир кайсы җирен төзәтә?

Данир Сабиров операция ясаткан. Төркиядә үк. Кайсы җиренә бит әле…

«Мин операция ясатам. Яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дип хәбәр иткән ул сторисларында.
Артист Төркиянең Истанбул шәһәре табибларына мөрәҗәгать иткән. Операция  6 сәгать дәвам иткән. 

Кайсы җиренә ясаткан соң инде? Башына, то есть чәченә. Данирга кайбер урыннарында чәче җитеп бетмәве ошамаган. Сәхнәдә поклон ясаганда ялтырап китә, имеш.  Үзенең чәчен үзенә күчергәннәр. Куерак җиреннән алып, сирәк урынга утыртканнар. Башта шприц белән урынлы анестезия ясаганнар. Аннары 3 мең чәчнең тамырларын тире белән бергә кисеп алганнар. 

Ай авыртадыр ул, әйме. Ну бит матур һәм яшь буласы килә. Без Данирга «әфарин» дибез. Ә сез ни диярсез? 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-29/danir-kaysy-iren-t-z-t-3410192

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле