«Шапшак хатын белән яшәүдән туйдым!..»

Гаиләне икәүләп саклаганда гына аның киләчәге бар шул…

«Үз гомеремдә бер генә кешене өзелеп яраттым. Мин аңа беренче күрүдән гашыйк булдым. Бу чын, илаһи мәхәббәт иде. Алты ел буе яраттым, игътибарын көттем, артыннан йөрдем. Шушы алты ел эчендә ул төрле ирләр белән мөнәсәбәтләр корып карады, ләкин берсе белән дә барып чыкмады. Ә мин һаман аны көттем…

Һәм менә минем урамга да бәйрәм килде. Без очраша башладык. Дөрес, әллә ни озак йөрмәдек. Җиде ай очраштык та өйләнештек. Ә инде законлы ир белән хатын булгач, тормыш үзгәрде дә куйды. Яраткан хатыным өйдә булганда гел төрек сериалларын карады. Ашарга пешермәде, өйне җыештырмады. Пычракка батып беттек…

Мин туйдым. Барысына да төкереп караучы кеше белән яшәүдән туйдым. Үзем генә йоклаудан туйдым. Кешенең мәгънәсезлегеннән тәмам арыдым. Алты ел буе йөрәгемдә сакланган мәхәббәтем мизгел эчендә юкка чыкты. Аерылышырга гариза бирдем…»

Гадәттә, хатын-кыз шәхси тормышын сөйләргә ярата. Бу ирнең язмасын укыгач, көчле затларны да чарасызлыктан соңгы адымга җиткерергә мөмкин булуы аңлашыла. Бер-беребезнең кадерен белеп яшәсәк иде…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-30/shapshak-hatyn-bel-n-yash-d-n-tuydym-3412334

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле