Мичтә ташкабаклар пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк: зур булмаган 2 данә ташкабак, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 2 тырнак сарымсак, тоз, ысланган паприка, 2 данә помидор, 100–150 г сыр.

Ташкабакларны боҗралап турап,  пергамент җәелгән табага тезәргә. Сарымсак, тоз, май, паприканы болгатып, ташкабакларга сөртеп, 20–25 минутка 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә тыгабыз. Мичтән алып, өстенә боҗралап киселгән помидорларны тезәбез, өстенә уылган сыр сибәбез һәм 5–7 минутка кабат мичкә куябыз. Бик тәмле һәм файдалы кабымлык әзер!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120967/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле