Иртәгә беренче сыйныфка барган булыр иде…

Уфа — Иглин — Красная горка — Павловка юлының 82нче километрында юл һәлакәтендә һәлак булган ир һәм аның 7 яшьлек улы белән хушлаштылар.

Нуриман районы Красная Горка авылында “Шакман” зур йөк машинасы водителе һәм аның 7 яшьлек улы белән хушлаштылар.

29 августта Красная Горка авылында яшәүче Руслан Г. һәм аның 7 яшьлек улы авария нәтиҗәсендә һәлак булдылар. Ир-егет йөк ташу өлкәсендә эшләгән, ә улын, күрәсең, үзе белән чираттагы рейска алган. Бер версия буенча, әтисенең малайны өйдә үзен генә калдырасы килмәгән, әмма хәзерге вакытта бу фараз расланмаган.

Быел малай урындагы мәктәпкә беренче сыйныфка барырга тиеш булган.

— Руслан һәм аның малае белән булган хәл — бик кызганыч. Әй, Аллаһ, иң якын кешеләрне югалту бик авыр, — дип кайгыларын уртаклаша якыннары.

Әтисе белән улын кичә җирләделәр. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын экспертлар ачыклый. Инцидентны тикшерү Прокуратура контролендә. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-08-31/irt-g-berenche-syynyfka-bargan-bulyr-ide-3413199

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле