Миләшнең файдасын күрегез!

Миләшләр өлгергән вакыт. Бу җимешләрдән бик күп тәмле ризыклар, эчемлекләр әзерләп була. Әйдәгез, бүген квас ясарга өйрәнәбез!

Кызыл миләштән квас эшләү өчен безгә кирәк булачак:
бер килограмм миләш, ярты килограмм шикәр, ун грамм чүпрә, дүрт литр су.

Пешкән кызыл миләшләрне юыгыз, эмальле кәстрүлгә салып, изегез. Өстенә кайнап чыккан су салып, янә кайнатып чыгарыгыз. Җылы килеш марля аша сөзегез.

Аерым савытта әз генә суда эретелгән чүпрәне, шикәрне кушып, яхшылап болгатыгыз. Квасны пыяла шешәләргә салып, яхшылап ябыгыз һәм сакланырга салкын урынга куегыз.

Тирләп-пешеп мунча кереп чыкканнан соң мондый квасны эчеп җибәрү — үзе бер бәхет!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-08-31/mil-shne-faydasyn-k-regez-3414005

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле