Татарстанда сентябрь аеның ничек киләчәген әйткәннәр

Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак киләчәк.

Гидрометеоүзәкнең айлык фаразы шундый.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, сентябрьдә уртача температура нормадан бер градуска югарырак булачак. Казанда бу норма +12,3, республика буенча+11,9 градус.
Шул ук вакытта явым-төшем күләме нормадан кимрәк булыр дип көтелә. Гадәттә сентябрь аенда Казанда явым-төшем – 50 миллиметр, төбәк буенча – 48 миллиметр тәшкил итә.
Бүген республикада +24 градуска кадәр җылы.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121636/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле