Язучы, шагыйрь Рашат Низами вафат

Язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низами вафат булган.

Ул 1950 елның 1 мартында Саба районының Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.

Төрле вакытта «Татарстан яшьләре» гәзитендә (1976-1981 елларда), «Ялкын» (1981-1983 елларда), «Казан утлары» журналларында эшли.

1997- 2006 елларда ул «Идел» яшьләр журналының баш редакторы була.
Якыннары хәбәр итүенчә, Рашат Низами бакчасында ял иткән һәм шунда вафат булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121676/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле