Рөстәм Нәбиев хатыны Индира белән Эльбруска менеп җиткән.
«Кичә 23 сәгатьтә без Эльбрус тавының көнбатыш түбәсен (5642м) яуларга чыгабыз. Өчебез барабыз: мин, Индира һәм безнең гид Иоанн.
Мин дулкынланаммы? Юк. Эчтә салкын тынычлык, Мин маршрутта нәрсә көткәнен беләм, үземне ничек тотарга, ничек көйләргә беләм.
Янымда Индирам булганга да тынычмын.
Бу минем Эльбруска өченче менүем. Мин аның ике түбәсендә дә булдым. Бу юлы анда күтәрелергә теләгән хатыныма ярдәм итәргә килдем. Мин Индираның минем эзләрем буенча йөрүенә шатмын. Икебез өчен бер максат булганда искиткеч яхшы. Мондый очракларда аңа ирешү күпкә җиңелрәк булыр, дип уйлыйм.
Кыскасы, бу авыр юлда безгә уңышлар теләгез. Без барысын да эшли алырбыз, дип ышанам», — дип язган иде кичә Рөстәм.
Без дә сезгә ышанабыз, Рөстәм. Яңадан-яңа биеклекләр яуларга язсын!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-09-01/yanymda-hatynym-bulganga-tynychmyn-3416436 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday