Тутырылган кабак рецепты

Кичке ашка нәрсә әзерләргә, дип уйланасызмы?

Кирәк булачак:
уртача зурлыктагы 1 кабак;
1 килограмм бәрәңге;
яртышар килограмм гөмбә һәм сыер ите;
3-4 баш суган;
2 кишер;
сыек май.

Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач рәвешендә кисеп алабыз. Орлыкларыннан чистартабыз. Гөмбә, ит, кишер һәм суганны шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Бәрәңгене юып, кабыгын әрчибез. Кабак эченә катламлап ит, гөмбә һәм яшелчәләрне тезәбез.

Тутырылган кабакны 160-180°С температурада газ мичендә пешерәбез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-09-01/tutyrylgan-kabak-retsepty-3415526

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле