Аномаль җылы һава торышы күпме дәвам итәчәк?

Сентябрь ае Татарстанда аномаль җылыдан башланды. Бүген көндез республика башкаласында һава температурасы 23 градуска кадәр күтәрелде. Төбәктә җәйге җылылык тагын берничә көн була. Бу хактаКазан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Киләсе сишәмбегә кадәр җылы һава торышы саклана, Казанда тәүлеклек уртача температура климатик нормадан өч-дүрт градуска югарырак булачак. Безгә әлегә бәхет елмайды — антициклональ һава торышы урнашты, ә хәзер Уралда салкын. Мондый җылы һава торышы безнең төбәктә биш көн дәвам итәчәк», — диде ул.

Киләсе атнаның икенче яртысында Казанда һава торышы бозылырга мөмкин, дип өстәде галим. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көннәр салкынайта, яңгырлар көтелә. Аннары әбиләр чуагы килергә мөмкин.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-professory-kazanda-anomal-yly-hava-torysynyn-kupme-davam-itacage-turynda-aitte-5875792

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле