«Тамагыма төер утырды…»

Юл фаҗигасендә һәлак булган Диана Сәфәрованың кызы Аиша 2нче сыйныфка киткән.

Аның туганы Әнвәр Нургалиев бу көннең үзләре өчен шатлыклы да, сагышлы да булуы турында яза.

«Аишабыз икенче сыйныфка китте. Янәшәсендә терәк булып гаиләсе – нәнәсе, якыннары, туганнары атлый. Барысы да яхшы булыр. Бар сабыйларга кызыклы һәм уңышлы уку елы телим», – дигән ул.

Җырчының язылучылары Аишаның моңсу гына карап торуын һәм бик тә әнисенә охшаган булуын билгеләп үткәннәр.

«И сабый, юлларыңа әниең фәрештәләр булып канат җәеп торсын», «Тамагыма төер утырды… Балалар сау-сәламәт булсын», «Ничек әнисенә охшаган, чибәркәй», — дип язучылар бар.

Аишага киләчәктә уңышлы, шатлыклы көннәр телибез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-02/tamagyma-t-er-utyrdy-3416607

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле