Өч егеттә өч өмет!

Башкортстанда, Белорет районыннан өч игезәк беренче сыйныфка киткән. Булачак математик, химик һәм геолог!

Муниципалитет башлыгы Андрей Иванюта социаль челтәрләрендә язганча, Владимир, Степан һәм Федор 17нче гимназиядә укый башлыйлар.

«Һәр малайның үз характеры, үз мавыгулары бар. Володя белемгә омтылучан, ул төрле мәсьәләләр, кроссвордлар чишәргә ярата. Степа тәҗрибәләр үткәрүне хуп күрә, хәтта әти-әнисеннән химияне өйрәнү өчен аны шунда ук 8нче сыйныфка яздыруларын сорый. Ә Федя — минераллар фанаты, әнисе ул ташлар белән өйне тутырды инде, дип көлә», — дигән Иванюта.

Малайларның гимназиянең 8нче сыйныфында укучы апалары да бар.

Ак юл сезгә, барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-01/ch-egett-ch-met-3416479

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле