Климатолог Россиядә «браклы» кыш турында кисәтте

Быел кыш «браклы» булачак һәм «рус кышы» статусына туры килмәячәк. Эль-Ниньо феномены аркасында температура климат нормасыннан югарырак, ә һава торышы бик тынычсыз булачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.

«Испан теленнән — малай, бала,— дип аңлата ул терминның килеп чыгышын. — Ул — Тын океанның экватор өлешендә суның өске катламындагы температура тирбәлеше. Ул планетаның һава торышына сизелерлек йогынты ясый. Бу очракта төньяк-көнбатыштан атлантик циклонның кабатлануы арта. 60 проценттан күбрәк очракта — 1-2 атнага кадәр дәвам иткән серияләр белән».

Синоптик кисәткәнчә, декабрьдә температура нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Гыйнварда аномалия 3-4 градуска, ә февральдә 4-5 градуска кадәр арта. Әгәр кышның беренче ике аенда явым-төшем нормада булса, февраль бик карлы көтелә — явым-төшем тиешле күләмнең 20-40 проценты кадәр булачак.

«Кыска вакытлы салкыннар озакка сузылган эретүләр, куркыныч бозлы яңгыр һәм тайгак аяк асты белән алмашачак. Кышның «нервлылыгы» тыгыз кар катламы барлыкка килүгә китерә, ул исә тизрәк эри. Башлангыч фаразларга караганда, яз климат вакытыннан алда киләчәк», — ди Тишковец.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/klimatolog-rossiyada-brakly-kys-turynda-kisatte-5875828

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле