Радик Юлъякшин тагын гафу үтенә….

Әлмәттә аның концертында гадәттән тыш хәл булган.

Социаль челтәрләрдә җырчы үзе болай дип язган:

«Әлмәт, өзелгән концерт өчен гафу ит. Шәһәрдән бик авыр хисләр белән китәм. Кыскача гына әйткәндә, безне бу бәйрәмдә күрергә теләмәделәр. (Радик белдерүенчә. барысына да ике хатын-кыз гаепле -ред.) Тәүдә минем концертымны 30 минутка кыскарттылар һәм тере тавышка җырлаучы төркемны тыйдылар. Шулай да концерт башланырга 15 минут кала  бер сәгатьлек программаны расладылар һәм музыкантларга рөхсәт бирделәр. Концерт тәмамланырга 9 минут кала дорфа формада, янаулар белән концерт өзелде.

Сәхнәдә булуыма 20 ел эчендә тамашачыларга мондый мөнәсәбәтне беренче тапкыр күрәм. Тыңлаучыларымнан яраткан җырларын ишетә алмаган һәм аларның өметләрен аклый алмавым өчен тагын бер тапкыр гафу үтенәм».

Аннары Радик Әлмәттә зур хәйрия концерты үткәрәчәген белдергән.

«Татнефть» әлмәтлеләр һәм кунаклар өчен зур бәйрәм оештыруын әйткән, ләкин «ике чебен бу чараны пычраткан».

Язылучылары Радикны тынычландырырга тырыша. Кайберәүләр аның концертка 20 минутка соңлап килүен белдергән.

Әлегә менә шулар билгеле. Бәлки язманы укучылар арасында бу концертта булучылар бардыр?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-03/radik-yul-yakshin-tagyn-gafu-ten-3417225

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле