«Кайчак исемем өчен эләгә иде»

Билгеле гимнастка һәм телевидение тапшырулары алып баручысы Ләйсән Үтәшева үзенең мәктәп еллары ничек узганын сөйләде.

Ул беренче сыйныфка 1992 елда бара. Волгоградта инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 50нче гимназиядә укый (аның гаиләсе Ләйсәнгә 4 яшь булганда Башкортстаннан бу шәһәргә күченә). Ул билгеләп үткәнчә, бу мәктәп шәһәрдә иң яхшыларның берсе булган һәм анда бик талантлы яисә бай ата-аналарның балалары укыган. Ләйсән бу гимназиягә керүе белән горурлана, чөнки ул гади гаиләдән була.

— Минем гаиләм байлыгы белән аерылып тормады, Ә мин үземне талантлы дип санамадым, ләкин мине алдылар, чөнки укытучыларга минем сүзләрне инглизчә әйтүем   ошады. Мин, әйткәндәй, гомердә дә бу тел белән шөгыльләнмәдем, — ди ул.

Гимнастка сыйныфта бердәнбер «башкирка» булган. Ул Гаянэ исемле кыз белән дуслашкан, анысы әрмән милләтеннән булган. Башка кызлар белән кечкенә Ләйсән бик аралашмый, ә менә малайлар белән дуслаша.

«Буллинг булмады. Әгәр дә ишегалдында миңа сәер исемем өчен кайвакыт эләксә, мәктәптә барысы да дусларча мөнәсәбәттә иде. Һәм миңа якын килергә дә ярамый иде, чөнки мин Гаянэ белән генә түгел, барлык малайлар белән дә дуслаштым. Үз футбол командам белән мин казаки-разбойники уенын уйнадым һәм аларны әни әзерләгән мантыйлар белән сыйладым, яшьләргә ничек ярарга икәнен белә идем, — дип искә ала Үтәшева.

Кыз математикада көчле була, ә менә урыс теле авыррак бирелә, чөнки башта Ләйсән башкорт телендә сөйләшә.

-Урыс теле минем өчен беренче тел түгел иде. Мин балачактан башкорт телендә сөйләштем һәм укыдым. Беренче диктантта «аб-тека» дип яздым. Ничек телисез, шулай аңлагыз, — дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-09-04/kaychak-isemem-chen-el-g-ide-3417646

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле