Татарстанда 38 яшьлек ир башлангыч сыйныф укучысын мәсхәрәләгән

Чаллыда 38 яшьлек ир-ат башлангыч сыйныфта укучы бер кызны көчләгән. Башлангыч сыйныфта укучы ике кыз, күп катлы йорт баскычыннан беренче катка төшкәндә, аста бер ирне очраткан. Ул, акча һәм тәм-томнар вәгъдә итеп, аларны кунакка чакырган. 9 яшьлек кыз күнгән, ә дусты “сый-хөрмәт”тән баш тарткан.

Бу адәм җинаять кылганнан соң кызны чыгарып җибәргән, ә үзе юк булган. Аны төнлә тоткарлаганнар. 38 яшьлек ирнең Минзәлә районындагы бер авылда туганлыгы, моңа кадәр дә хөкем ителгән икәнлеге ачыкланган. Даими яшәү урынына ия булмаган ир беренче катта сөяркәсе белән бер фатирны арендага алып торган.

Хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан. Аңа 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121825/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле