Ис дәвалый да, чиргә дә сәбәп була ала

Яран гөл, лимон, әфлисун исе – үзе бер дәва, ди галимнәр.

Бөекбританиядә ике йөз волонтер паркларда юеш үлән, яңгыр, учак төтене исен иснәп, сынау үткән, ә аннары анкета тутырган. Күбесе кәефенең күтәрелүен, тынычлануын билгеләгән.

Немец һәм француз  галимнәре исә 139 сәламәт хатын-кызга һәм ир-атка әфлисун, яшь лимон, кавын исләре, шулай ук чәчәк һәм мускус хуш исләрен иснәргә тәкъдим иткән. Алар һәр төнне бу исләрне сулап, иртән көндәлек тутырганнар. Иң ошаган хуш исне сулаган төнне алар чын мәгънәсендә  ял иткән.

Икенче тикшеренүдә Швеция һәм Дания психологлары Альнарп тернәкләндерү бакчасында стресс тайпылышлары булган пациентларны күзәткән. Биш ел дәвамында алар биредә 12 атналык дәвалау программасы узган кешеләрдән интервью алган. Пациентларга барыннан да бигрәк пеларгония – яран гөле гаиләсе чәчәкләре исе ошаган. Шулай ук цитруслыларның исе стрессны баса, психик тернәкләнүгә ярдәм итә икән. Табигый исләр бала чакны хәтергә төшерә һәм шатлык хисе тудыра. Ә менә парфюм – эштәге стресслы хәлләр, дәваханә исе –  стационар турындагы уйларны кузгатырга сәләтле. Төтен исе куркыныч хәвефне хәтергә төшерә.

Ароматлаштырылган химия – дезодорант, кер юу, шәхси гигиена чараларының “хуш исләр”ен еш сулау исә астма өянәгенә, баш авыртуына һәм башка күңелсез симптомнарга китерергә мөмкин.

Мельбурн университетыннан Энн Штайнеманн тикшеренүенә ярашлы, һәр өченче кеше көнкүрештәге ясалма ароматизаторларны сулап, төрле проблемаларга дучар була. Болар арасында  сулыш алу юлларының ялкынсынуы, баш авырту, тире чабырту, астма һәм башкалар бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-09-04/is-d-valyy-da-chirg-d-s-b-p-bula-ala-3418399

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле