Ирләргә пеләшләнүдән ничек котылырга?

Тән тиресе авырулары табибы Галләмова: “Кепка киеп йөрү пеләшләнүгә китерми, киресенчә, аннан саклый”.

Кепка киеп йөрү пеләшләнүгә китерми, киресенчә, аннан саклый да икән әле. Табиб-трихолог, медицина фәннәре докторы, профессор Юлия Галләмова сөйләп үткәнчә, кепка башны чәч коелуга китерердәй авырулардан саклый.

Табиб әйтүенчә, пеләшләнгән кешеләргә баш киеме киеп йөрергә кирәк. Ник дигәндә, кояш нурларыннан саклаучы табигый әйбер – чәчләре юк бит инде. Бары тик баш киемен керләнгәнче киеп йөрүчеләрдә генә ниндидер проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, маңгайның бетчәләнүе кепканы кичекмәстән юарга кирәклеген аңлата.

“Кепка чиста булырга тиеш. Аны киеп йөрүчеләрнең маңгаенда бетчәләр барлыкка килүен еш кына күрергә мөмкин. Кепканы эсседә юмыйча гына киеп йөрүгә бәйле бу. Шуның аркасында инфекция килеп чыга”, – дип кисәткән Галләмова.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121891/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле