Татарстан педагоглары бер көн эчендә мошенникларга 4 миллион сумнан артыграк акча күчергән

Татарстанда бер тәүлек эчендә дүрт хатын-кыз-педагог: 2 балалар бакчасы тәрбиячесе, Казан мәктәбе укытучысы һәм университет мөгаллиме мошенниклар корбанына әйләнгән. Алар аферистларга барлыгы 4 миллион сумнан артыграк акча биргән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан сөйләп үтелгәнчә, Казан мәктәбе укытучысы – 52 яшьлек ханым, үз исеменә кемнәрнеңдер кредит алуыннан куркып, банкомат аша мошенникларга 1,3 миллион сум җибәргән. Шулай ук Казаннан 68 яшьлек университет укытучысы, ватсап аша шалтыраткан “банк хезмәткәрләре”нең тасма теленә ышанып, акчасын “имин” счетка күчереп куйган. Лениногорскида яшәүче 52 яшьлек тәрбияче ханымга исә финанс платформасында акча эшләү тәкъдим ителгән. Монысы ниндидер ике номерга 700 мең сум юллап, акчасыннан коры калган.

Чистайдан 56 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе дә аферистлар “кармагына” эләккән. Аны картасыннан акча урлау белән куркытканнар. Тәрбияче шундук якындагы банкоматка җилдергән һәм мошенниклар күрсәткән счетка 1,3 миллион сумнан артыграк акчасын күчергән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121914/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле