Татарстанда 2024-2026 елларга балалар бакчасына түләү күләмен билгеләгәннәр

Министрлар Кабинеты 2024-2026 елларга дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларына йөрүчеләрне карау-тәрбияләү өчен түләүнең уртача күләмен билгеләгән. Бу хакта Премьер-министр Алексей Песошин кул куйган карарда әйтелгән. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Карар нигезендә, түләү күләме баланың яшенә, гаиләдәге балалар санына һәм балалар бакчасының эш вакытына бәйле.

Әйтик, сабыйны яследә көненә өч сәгать тоткан өчен аена 780 сум түләргә кирәк булачак. Гаилә күп балалы икән, бәя ике тапкыр кимеп, 390 сумга калачак. Өч яшькә кадәрге сабыйны биш сәгать балалар бакчасында тоту ата-аналарга аена 1 175 сумга, зуррак яшьтәге төркемнәргә йөрүче балаларның ата-аналарына – 1 082 сумга төшәчәк.

Яследә баланы тулы көн – 9 сәгать тоткан өчен 2 020 сум, өч яшьтән зуррак балалар өчен – 1 920 сум түләргә туры киләчәк. 24 сәгать дәвамында эшләүче учреждениеләрдә исә балаларны яследә тотуның айлык бәясе – 3 613 сум, зуррак яшьтәгеләр өчен – 2 475 сум тәшкил итәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121988/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле