Махсус хәрби операция зонасында булганнарны яңадан тормышка кайтару җиңел түгел. Өйләренә кайткан егетләрнең күбесе гадәти тормышка авыр ияләшә. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әнә шулай ди.
Күптән түгел үз ишекләрен ачкан фонд аша нәкъмахсус хәрби операциядә катнашкан, бүген дә Ватан сагында торган егетләр хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итәләр. Бу фонд эшчәнлеге белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары танышты. Биредә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды.
– Оешма күптән түгел генә ачылса да, аның кирәклеген тойдык. Махсус хәрби операциягә катышы булган һәркемүзе, аның гаиләсе безгә килеп тиешле ярдәм ала. Ялга кайткан солдатлар да үзләренең сораулары белән киләләр. Алар арасында яраланучылар, имгәнеп кайтучылар да бар. Барысына да кулдан килгәнчә булышабыз, – ди Гүзәл Удачина.
Мөрәҗәгатьләр арасында төрлесе бар. Кемдер иренә тиешле акча вакытында килми дип зарлана. Берәүләр ул акчаның вәгъдә ителгән суммада бирелмәүгә зарлана. Сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр дә бар. Күпләренә психолог ярдәме кирәк. Без килгән вакытта биредә махсус хәрби операциядә ирен югалткан ханым бар иде. Аның зарын да тыңладык. Баксаң, иренә тиешле акчаны алам дип йөргәндә, каенанасы юлына каршы төшкән. Уртак тел таба алмаганнар. Каенана килене өстеннән кая гына хат язмаган. Ике сабые белән тол калган ханымның сагышы да, инде бу хәлләрдән тәмам аруы да йөзенә чыккан. Әгәр уртак фикергә килә алмыйлар икән, әлеге акчаның кайчан счетка күчәсе билгесез. Ә бу ханымга тормыш итәргә, ике баласын аякка бастырырга кирәк.
– Әлеге ярый бу фонд булды. Монда эшләүчеләргәрәхмәтлемен. Ирем үлгәч, монда килдем. Бөтен документларны бер җирдә ясап бирделәр. Авыр чакларым бик күп. Юридик сораулар да туа. Шундый вакытта монда килеп киңәшәм, – ди ул.
Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да атнага бер тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне бу фондта кабул итә икән.
– Күбрәк ирләре һәлак булган хатыннар, якыннары хәбәрсез югалган кешеләр килә. Гаиләләренә тиешле ярдәм алмауларына да зарланалар. Без аларга ярдәм итәбез. Фонд – дәүләт белән ярдәмгә мохтаҗ кешеләр арасындагы элемтә ул. Шушы очрашулар аша халыкны борчыган сорауларын беләбез. Әйтик, әтиләре фронтта һәлак балаларны вузларга укырга кертү буенча да шактый эшләр башкарылды.
Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әлеге фонд җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Алга таба бергәләп эшләрбез, диде.
Очрашуда Гаилә кодексына үзгәрешләр дә кертү турында сөйләштеләр. Депутатлар җенесен алмаштырган гаиләләргә тәрбиягә бала бирмәскә кирәк дигән фикердә. Әти-әни аерылышкан очракта, баланы кем тәрбияли, шуңа сабыена 3 яшь тулганчы алимент түләртергә кирәк, диләр. Әлегә бу тәкъдимнәрне өйрәнәләр. Ә аннары Гаилә кодексына үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122038/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday