Студентны скотч белән ураганнар…

Мәгариф һәм фән министрлыгы бу хәл булган колледжны тикшерә.

Укытучы колледжда белем алучы студентның башын кызыл скотч белән ураган. Бу хәлне хәзер Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерә.

Инцидент Уфа автотранспорт колледжында булган. Социаль челтәрләрдә укучыларның берсе төшергән видеода укытучының студент башына скотч ураганы күренә һәм шул ук вакытта: “Эшләргә “комачауламаска” сүзендә нәрсә аңлашылмый? “— дип әйткәне ишетелә.

«Билгеле мәгълүмат нигезендә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы автотранспорт колледжында булган вакыйга буенча тикшерү үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк», — дип аңлаталар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2023-09-07/studentny-skotch-bel-n-uragannar-3424374

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле