«Битва шефов» проектында катнашкан Чаллы егете «Әгъзамовка татар токмачы ошады»

28 яшьлек Чаллы егете Нәфис Кәлимуллин «Пятница» телеканалындагы «Битва шефов» тапшыруында катнашты. Яшь шеф-повар, тәмле ризыклардан тыш, үзе язган татарча шигырь белән дә «сыйларга» өлгерде. Ренат Әгъзамовны татар токмачы белән шаккаттырган егет белән «ВТ» хәбәрчесе дә сөйләште.

Нәфис Кәлимуллин Чаллының «The Bird» ресторанында эшли. Медицина юнәлешендә укыган булса да, 15 яшендә үк шеф-повар һөнәрен сайлаган.
— «Битва шефов» проектына кадәр «ТНТ» телеканалындагы «Битва пикников» тапшыруында катнашканым булды. Анда җиңү яуладым мин. Казанда узган «Kazan Forum — 2023» халыкара форумында да, 15 ил арасында Россия данын яклап, ике алтын, бер көмеш медальгә лаек булган идем. Ә «Битва шефов» тапшыруына үзләре чакырдылар, — дип сөйләде безгә Нәфис.

Оештыручылар, социаль челтәрләренең берсенә язып, кастингка чакырганнар.
— Кастинг биремнәре катлаулы түгел иде. Киләсе этапка җиңел үттем. Проектка исә берәр ризык алып килергә кирәк иде. Мин авокадо кремы һәм васаби кунжуты белән сыер яңагыннан пешерелгән Кацу дип аталучы ризык алып килдем. Константин Ивлевка да, Ренат Әгъзамовка да бик ошап бетмәде. Әмма, экспериментлар яратуымны аңлагач, Ивлев үз командасына алды, — дип искә ала Чаллы егете.
Тапшыруны майда ук төшергәннәр. Нәфис сөйләве буенча, иртәнге 6:00 сәгатьтән төнгә кадәр эшләргә туры килгән.

— Җиңел булмады, әмма мин зарланмыйм. Чираттагы биремдә лапшевник (токмачтан запеканка — авт.) пешердем. Гади токмач урынына үзебезчә, татарча токмач җәйдем. Ренат Әгъзамов аңа «бишле» куйды. Әмма бу ризыкны бик ошатып бетермәделәр — финалга уза алмадым. Ничек кенә булса , проект бик ошады. Дөресен генә әйткәндә, мин камерадан курка идем. Бу куркуым да онытылды. Инде чираттагы проектларда катнашырга әзер, — ди ул.

Усаллыгы белән дан казанган Константин Ивлев турында сорамый булдыра алмадык. Ул чыннан да шундыймы икән?

— Ивлев — бик оста шеф-повар һәм искиткеч кеше. Кирәк вакытта ачуланып та ала, мактавы да урынлы була аның, — диде Нәфис.

Яшь шеф-повар тапшыруда үзе язган шигырен дә сөйләде. Бу өзекнең видеоязмасын интернет киңлекләрендә күргәнсездер, бәлки.
— Мин катнашкан чыгарылыш шөгыльләргә багышланган иде. Мәктәп елларын искә алып, шигырь язарга булдым. Билгеле, туган телемдә. Татар булуымны да горурланып әйттем. Матур телебезне дә ишетүләрен теләдем, — ди Нәфис.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122150/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле