Россиядә 13нче пенсия түләмәкчеләр

Бу хакта Дәүләт думасында белдерделәр.

ЛДПРдан Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов русиялеләргә туган көне алдыннан 13нче пенсия түләргә тәкъдим итә. Тиешле закон проектын ул парламентның түбән палатасына керткән. Бу хакта «РИА Новости» басмасы хәбәр итә.

Документта әйтелгәнчә, өстәмә түләү гражданга пенсия бирелгән көнгә алган күләмдә билгеләнергә тиеш. Ел саен барлык категория пенсионерларга матди ярдәм күрсәтергә телиләр.

«Һәр кешенең тормышындагы төп бәйрәмнәрнең берсе — аның туган көне. Күп кенә пенсионерлар өчен бу көн бәйрәм түгел инде. Бәйрәм өстәле яки чара оештыру, үз-үзеңә күңелле бүләк ясау — бу категория гражданнарның шәхси яки гаилә бюджетына туры килми, — дип билгеләп үтелә закон проектында.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2023-09-08/rusiyad-13nche-pensiya-t-l-m-kchel-r-3426126

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле