Уфада чит ил кешесе чалбар молниясе белән авызын теккән.
Абхазиядән килгән ир авызын теккән һәм чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә кан тамырларын кискән — абыйсы белән бергә ул инде өч ай депортация көтә.
Алик белән Ираклий ЦВСИГга эләгә. Алар республикада машиналар урлап тотыла. Берничә тапкыр паспорт мәгълүматларын алыштырганнар һәм ялган паспортлар күрсәткәннәр, шуңа күрә аларның эшен судка берничек тә җибәрә алмаганнар.
Башта егетләр ачлык игълан иткән. Бу да ярдәм итмәгәч, Алик иңбашларын кискән һәм молния белән иреннәрен теккән. Тикшерү үткәрелә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-09-12/ufada-ber-ir-avyzyn-tekk-n-3432246 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday