Тәрәзәдән егылып төшкән һәм агачта… утырган

Ни сәбәпле?

Узган төнне Уфа коткаручылары биеклек тозагында калган ир-егеткә ярдәм иткән. Инцидент Кольцевая урамында булган. Әлеге вакыйга турында Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 40 яшьләр тирәсендәге ир-егет күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм 2нче кат дәрәҗәсендә агач ботакларына эләгеп калган. Аны шаһитлар күргән һәм коткаручыларны чакырган.

Коткару отряды хезмәткәрләре зыян күрүчене төшергәннәр. Ул дәваханәгә озатылган. Вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-09-14/t-r-z-d-n-egylyp-t-shk-n-m-agachta-utyrgan-3435665

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле