Марсилә Искәндәрова: “ Әнине аеруча яраттылар”

Мәҗлесләр алып баручы Марсилә һәм Илфир Искәндәровлар бу көннәрдә “Көмеш күл” дигән җырга клип төшергәннәр. Җырны Илфир башкара. Клипны бик матур, гади итеп төшерүләрен халык та яраткан.

– Ирем бик күп җырларга көй яза, үзе иҗат иткәннәре дә бар. Матур итеп җырлый да. Уйлаштык та, җырларына клип төшерергә булдык. Беренчесен куркып кына башласак та, тамашачы яратты. Ике көн төшердек без аны. Туган ягым Кукмара районының Вахит авылында, әти-әнием йортында төшердек. Рольләрдә әнием дә катнашты. Кешегә аеруча аның уйнавы ошаган инде. Бик яратып, матур сүзләр язалар. Клип төшергәндә арып та киткән идек. Әмма матур нәтиҗәсен күргәч, тагын берәр җырына да клип төшерәсе килә хәзер, – ди Марсилә.

Күпләр социаль челтәрләрдә яратып өлгергән Марсиләнең әнисе Минзилә ханым бу көннәрдә тернәкләнү үтә.
– Әнинең аяклары авырта иде. Тезенә операция ясатты. Гел йөрергә ярамаган чаклары да булды. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Әниләргә без гомер буе бурычлы. Ничек кенә тәрбияләсәк тә, бурычыбызны кайтарып бетерә алмабыз. Алар әле дә балалар дип яши. Әнием Казанда тернәкләнү үтә. Әкренләп тотынып булса да, йөрергә өйрәнә. Буш вакытым булуга әнием янына йөгерәм. Бар җылымны, назымны бирәсем килә. Аның бик тә тизрәк савыгуын көтәбез, — ди Марсилә.

– Татар бакчасына йөртәсебез килде. Үзе дә апаларын бик ярата. Ара ерак дип сәбәп тапмадык инде. Иң мөһиме – милләткә файдалы бала тәрбияли алсак иде, – ди Марсилә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122646/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле