Тикшерү комитеты: “Әгерҗедә ир-ат башта сөяркәсен яндырган, аннан соң үзе янып һәлак булган”

Әгерҗедәге бер йортта килеп чыккан янгында ир белән хатын-кыз һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган. Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр иткән.

Моңа кадәр бүген иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә Вокзал урамындагы йортта янгын чыгуы, коткаручыларның анда ике мәетне табуы, янгынның 1 кв.м мәйданга таралуы турында хәбәр ителгән иде.
Прокуратурадан хәбәр ителгәнчә, һәлак булган 45 яшьлек ир-атның һәм 46 яшьлек хатын-кызның киемнәренә ут капкан. Прокуратура килеп туган хәлне тикшерүгә контрольлек итәчәк.

Тикшерүчеләр күздә тотканча, ир белән хатын-кыз арасында икесенең дә исереклеге аркасында низаг килеп чыккан. Ачудан, ир сөяркәсенең өстенә бензин сипкән дә ут төрткән. Хатын-кыз шундук һәлак булган. Ир-атның да киеменә ут капкан. Анысы урамга йөгереп чыгарга өлгергән һәм шунда җан биргән.
Тикшерүчеләр әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгаткан. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыкланачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122794/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле