Балачак үпкәсен оныта алмаган

Егет үчен 20 елдан соң алган.

Октябрьскийда яшәүче ир танышын кыйнаган һәм машинасын урлаган, чөнки мәктәп елларында аның үзенең кроссовкаларын урлавын кичерә алмаган.

Руслан белән Артур бер мәктәптә укыганнар. Артур югары сыйныфта укыганда ни өчендер кечкенә Русланның аяк киемен урлаган. 20 елдан соң җәза сәгате суккан.

Руслан рәнҗетүчене төнлә эзәрлекләгән. Аннары күптәнге дошманын кыйнаган һәм аның машинасын урлаган.

Икенче көнне үч алучыны табалар, ул танышына ни өчен һөҗүм иткәнен аңлата һәм машинаны кайда калдырганын күрсәтә.

Иң кызыгы, зыян күрүче аны хәтерләми. Полиция тикшерү үткәрә.

Үзеңнән кечерәкләрне рәнҗетмә, дип өйрәтәләр иде дә ул безне…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-12/balachak-pk-sen-onyta-almagan-3431323

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле