«Үз хәлен үзе генә белә…»

Мари-Элда Ялчикта ял иткәндә давыл чыгып, Стәрлебашта туып-үскән Гөлнараның ике сабые белән һәлак булганын язган идек. Ире Ринат реанимациядә иде…

Алар Татарстанның Питрәч районында яшәгән.

Мари Элдагы Ялчикта ял иткән вакытта давылда зыян күргәннәр иде. 32 яшьлек Гөлнара, 2 яше дә тулмаган кызы Ясминә, май аенда дөньяга килгән сабые София, өсләренә агач төшеп, шунда ук һәлак булалар. Ә менә гаилә башлыгы Ринатның хәле авыр, ул реанимациядә, ИВЛ аппараты белән генә сулый иде.

– Шөкер, Ринат аңына килде. Дәваланып хастаханәдән чыкты инде. Кичә киленебез һәм туганнарымның ашы булды. Аларның кырыгы иде. Кодагыйларда уздырдык. Зиратка да бардык. Барыбызга да бик авыр. Иң кыены Ринатка инде. Үз хәлен үзе генә белә, – дигән Фәридә. – Тормыш дәвам итә. Ничек тә яшәргә, көчле булырга кирәк. Киленебез белән сеңелләребезнең рухы шат, урыннары оҗмахта булсын.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-12/z-h-len-ze-gen-bel-3431288

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле