Су басудан 11 меңнән артыграк кеше һәлак булган, 20 меңгә якыны хәбәрсез югалган

Ливиянең көнчыгышында су басудан 11 меңнән артыграк кешенең гомере өзелгән.

Ливиянең төньяк-көнчыгындагы табигать афәте аркасында һәлак булучылар саны инде 11 меңнән артып киткән, 20 меңгә якын кешенең язмышы әле һаман билгесез булып кала.

Илнең метеорология үзәге мәгълүматларына караганда, зурлыгы ягыннан дүртенче урында торучы Байда шәһәрендә узган якшәмбедән дүшәмбегә кадәр явым-төшем күләме рекордлы күрсәткечкә – тәүлегенә 414,1миллиметрга җиткән. Ап-ак виллалары һәм пальмалары белән данлыклы Дерна шәһәренә, түбәнлектә урнашуы сәбәпле, бигрәк тә нык зыян килгән. Шәһәрдә ике дамба, гаять зур су басымын чыдата алмыйча, җимерелгән һәм су ташкыны үз юлындагы һәммә нәрсәне диңгезгә “юып” төшергән.

БМО мәгълүматларына караганда, Дерна шәһәрендә кимендә 30 мең кеше йорт-җирен ташлап китәргә мәҗбүр булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122882/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле