Тиздән пенсияләр артачак…

Ил Президенты Владимир Путин пенсияне компенсацияләү турында указга кул куйды. Кемнәрнеке артачак?

Русия Президенты Владимир Путин махсус операция вакытында контракт төзегән һәм мобилизацияләнгән пенсионерларга ай саен компенсация түләве билгеләргә кушты.

Ул күпьеллык хезмәт стажы өчен пенсия күләмендә билгеләнгән. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы Русия Хөкүмәтенә айлык түләүләрне гамәлгә ашыру тәртибен билгеләргә һәм чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә кушты. Указ имзаланганнан соң үз көченә керәчәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2023-09-12/tizd-n-pensiyal-r-artachak-3433019

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле